Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы «Шәфкать» үзәге ГАУСО директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызын юбилее белән котлады. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Ландыш Зөфәр кызы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Тракторларны җирлек башлыклары ТР Муниципаль берәмлекләре советы бирә торган грант ярдәме акчасына сатып алганнар. Җиңүчеләр арасында районыбызның 5 җирлеге — Александровка, Югары Чыршылы, Яңа Имән, Кәүҗияк һәм Җәлил бистәсе. Яңа техника алуыбыз белән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның "Безнең ишегалды" программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре тәмамланган ишегалды территорияләрен программа кураторы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, поселок Советы, подряд оешмалары вәкилләре катнашында комиссия йөреп чыгу.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Җәлил бистәсендә төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын йөреп чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров килде. Сәфәр вакытында аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсенең "үзебезнекеләр турында кайгырту" проекты кысаларында Рияз Комаров махсус операция хәрбиләренең балигъ булмаган балалары булган гаиләләре белән очрашты.
"СМП" АҖ генераль директоры Рияз Комаров, Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева һәм партиянең Сарман бүлекчәсе активы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында свода катнашучыларның балигъ булмаган балалары булган гаиләләре белән очраштылар, аларны яңа уку елы башлану белән котладылар. "Бердәм Россия" активистлары тәм-томнар һәм китаплар тапшырды. Җыелганнарның барысы да СВО сугышчыларының балаларына яхшы укулар, ә әти-әниләренә нык сәламәтлек теләде.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.