Бүген СарманмуниципальрайоныБашлыгыФәрит Мөнәвир улы Хөснуллингражданнарныкабулитте. Кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.
Урып-җыюда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйдәр улы Салихов бүген урып-җыю кампаниясенең беренче бишкөнлегендә җиңүчеләргә премияләр тапшырдылар, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Югары Чыршылы авыл җирлегенең Түбән Чыршылы авылы зиратында гражданнарның үзара салым акчасы һәм иганәчеләр ярдәме белән хуҗалык бинасы (часовня) төзү эшләре бара.
Карашай-Саклау авыл җирлегендә узара салым акчасы хисабына зиаратта биек агачлар киселде.
22 июль көнне район инвалидлар җәмгыятенең чираттан тыш конференциясе күчмә режимда үтте, шундый момкинлеклэр тутырылу нигезендэ катнашучылар узлэрен ГТО нормаларын биреп сынап карый алдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра. Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!
2024 елның беренче яртыеллыгында «кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде.алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.
Бүген Илексаз авылында Хәсәнов Динар Хәниф улы белән хушлаштык. Хәсәнов Динар Хәниф улы 1989 елның 06 апрелендә Татарстан Республикасының Сарман районы Илексаз авылында туа. Сарман районының Илексаз урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. 2009-2010 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында срочная хезмәт үтә. Мобилизациягә кадәр «Агрокөч-Сервис»АҖендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның октябрендә мобилизация буенча киткән. 45375 нче гаскәр часте гранатометчысы ярдәмчесе, рядовой Хәсәнов Динар Хәниф улы, 2024 елның 06 гыйнварында һәлак була. Геройның якыннарын югалту ачысын Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылының 8 Март урамындагы зиратта зур агачлар кисү.Эш гражданнарның үзара салым акчалары хисабына башкарылды.
Бүген Мортамак авылының Мор күлендә сарманлылар күптән инде яратып өлгергән балык тоту ярышы үткәрелде.