ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген район БашлыгыФәритХөснуллингражданнарныкабулитте.Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.Кабулитү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу телефон аша: 2-42-75.

Бүген Сарман муниципаль районы Советында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә Наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Карашай-Саклау авыл жирлегендэ СВО зонасындагы солдатлар өчен маскировка челтәрләре үрмәли

Бүген район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.


22
июнь, 2024 ел
шимбә

Бүген, 22 июньдә, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Моннан нәкъ 83 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган...

Шул уңайдан бүген Сарманда «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Район Үзәк ял паркында үткән чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, волонтерлар катнаштылар. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салынды, тәкыялар куелды.

90600 нче гаскәр часте мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводы гранатометчысы ярдәмчесе, гвардия рядовое Исмәгыйлев Илнур Фәнил улы 2024 елның 28 апрелендә Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында махсус бурычын үтәгәндә һәлак була.                                                    Геройның якыннарын югалту ачысын уртаклаштылар: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.А.. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча мобилизация бүлеге начальнигы Миннугулов К.Н., Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов һәм авылдашлар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде

Бүген үзенең олуг юбилеен – 100 яшен Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов билгеләп үтә . 

Хөрмәтле ветеранны олуг бәйрәме – 100 яшьлек туган көне белән Сарман муниципаль район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы тәбрик итте. Шатлык-куанычлар тулы хәерле гомер, сәламәтлек, бәхетләр теләде. 

«Бүгенге зур юбилеегыз Сезнең шәхси гомер бәйрәме генә түгел. 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле аксакалыбыз булуы – район өчен дә зур мәртәбә. 

Бөек Ватан сугышының утлы елларында кулыгызга корал тотып илебез азатлыгын яклавыгыз, сугыштан соң илне торгызуга керткән өлешегез, районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтегез, матур гаилә корып, игелекле балалар үстерүегез һәм бүген дә, тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белүегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм Сезгә.

Олуг бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булыгыз. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим," - диде район Башлыгы.

1941 елның 22 июне - Россия тарихындагы иң аянычлы даталарның берсе - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн сугышта үлгән, фашист әсирлегендә җәфаланган һәм тылда ачлыктан һәм мәхрүмлектән үлгән кешеләрне искә төшерә. Без шул авыр елларда Ватаныбызны яклап, изге бурычларын үтәгән һәрбер кеше өчен кайгырабыз.

21
июнь, 2024 ел
җомга

Бүген бөтен ил буенча «Хәтер шәме» акциясе үтә. Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 83 ел тулуга багышлап оештырыла.

Район Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары чыктылар. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге акциянең әһәмияте турында сөйләде, батырларның истәлеге мәңге яшәячәген ассызыклады. Бер минут тынлыктан соң батырлар истәлегенә салынган мемориал янында Хәтер шәмнәре кабынды.

Саклаубаш авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе узды  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International