Бөгелмә шәһәрендә 2024 нче елның 30 нчы октябреннән 1 нче ноябренә кадәр узган «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучылар өчен бизнес-интенсив тәмамланды. Бу бик продуктив, кызыклы өч көн булды. Семинарларда бизнес-тренерлар һәм эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм мастер-класслар үткәрделәр. Семинар азагында катнашучылар тәҗрибәле эшмәкәрләрдән торган эксперт жюри каршында үз проектларын тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, һәр команда үз проектларын жюрига гына түгел, ә үз яшьтәшләренә дә күрсәттеләр. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән 11 мәктәп арасында иң яхшысы дип "Җәлил гимназиясе" нең технология укытучысы Асылшәрипова Рүзилә Айрат кызы җитәкчелегендәге "Җәлилчеләр" исемле укучылар командасы танылды.. Балалар күп тапкыр кулланыла торган сумкалар җитештерү буенча «1000 пакет урынына бер шоппер» бизнес-проектын тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары проектны югары бәяләделәр, алга таба үсеш буенча киңәшләр бирделәр. Җиңүчеләргә сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Декабрь аенда команда конкурсның 3 нче этабында - хәйрия ярминкәсендә катнашачак. Киләсе конкурсның 4 нче этабында команданы бизнес кейслар буенча чемпионат көтә. Май аенда мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты булачак. Яшь эшмәкәрләр командасын котлыйбыз! Аларга үсүләрен телибез!