Бүген 14 ноябрь көнне Сарман районы Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды.
«Россия һәм дөнья мәктәпләрендә Киноуроки" Бөтенроссия проекты кысаларында Олы Нөркәй урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л.Ф. «Бөек»фильмын карау оештырды.
14 ноябрь көнне физик культура укытучысы Вәлиев Р.А. һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л. Ф. хәрәкәт активистлары белән берлектә Зур Нөркәй урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары арасында волейбол буенча ярышлар оештырдылар.
Мәктәбебез дөнья күләмендә бара торган "Татарча диктант - 2025" халыкара акциясенә кушылды.
«Татарча диктант» акциясендә катнашу — безнең күпмилләтле мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше булган бөек һәм бай татар телен саклап калуга һәм үстерүгә бер адым.
"Дәүләт хезмәтләре.Йорт " - ул Россия Төзелеш министрлыгы һәм цифрлар министрлыгы белән берлектә эшләнгән уңайлы мобиль кушымта, ул россиялеләргә үз торак белән идарә итү һәм акчаны экономияләү өчен берничә файдалы мөмкинлекләр бирә.
Саклаубаш авыл җирлеге авылларында гражданнар җыеннары узды
Бүген 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. “Татарча диктант” акциясендә катнашу - күпмилләтле мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше булган бөек һәм бай татар телен үстерүгә бер адым ул.
Бүген безнең коллектив “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә катнашты.
14 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе бара. Ул татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Бу зур күләмле чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗади кешеләрне, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләрен.🌸🌞
#Татарча диктант#
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара салым инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турындагы таныклык юкка чыгарыла. Физик затлар өчен исәпкә куелуны ЕГРНнан (салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан) өземтә раслаячак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны үзгәртергә туры килмәячәк, алар үз көчен саклый.