Кутәмәле мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр "Татарча диктант - 2025" акциясенә кушылдылар. Диктант язучыларга Каюм Насыйриның "Кабуснамә хикәятләре"ннән бик мәгънәле тәрбияви өзек тәкъдим ителде. Акцияда катнашырга барлыгы 20 кеше теләк белдерде. Алар һәркайсы татар теле буенча белемнәрен сынап карады. Бу акциянең мөһимлеген аңлаган һәм анда катнашкан бар кешегә рәхмәт әйтәсе килә
2025 елның 14-16 нчы ноябрь көннәрендә бөтендөнья татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, унынчы «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Диктантны үткәрүнең төп максаты – грамоталы татар теленә кызыксынуны арттыру һәм татар халкының бай мәдәни мирасына катнашу хисен ныгыту. Акция барышында һәр теләгән кеше махсус оештырылган мәйданчыкларда татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алачак.
14 нче ноябрьдә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасы коллективы «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләр әсәреннән өзек тәкъдим ителде.
5 нче ноябрь көнне"Сарман гимназиясе" мәйданчыгында "Татарча диктант" акциясе катнашучылары диктант язды.
Күптән түгел безнең мәктәптә «Татарча диктант» дигән чара узды, анда укытучылар, 5-9 сыйныф укучылары һәм авылыбыз кунаклары катнашты. Диктант җылы дустанә атмосферада узды һәм татар телен белүне тикшерү һәм ныгыту, шулай ук Туган тел һәм мәдәният белән кызыксынуны ныгыту өчен яхшы мөмкинлек булды.
МББУ " Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндэ Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясе үтте.
Бүген, 15 ноябрьдә, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татарча диктант» акциясе узды. Безнең балалр бакчасы да әлеге чарага актив ярдәм күрсәтте, коллективның татар теленең грамоталылыгын язма тикшерүдә катнашуын оештырды. Акциянең максаты өлкән сыйныф балаларының һәм өлкәннәрнең игътибарын татар халкының туган телен һәм мәдәни традицияләрен саклауга юнәлтүдән гыйбарәт иде. Катнашучылар, татар телендә үзләренең грамоталылыкларын ассызыклап, үз төбәкләренең туган теленә һәм мәдәниятенә хөрмәтләрен күрсәттеләр. Акция патриотизм һәм үз тарихыңа мәхәббәт тәрбияләүдә тагын бер мөһим адым булды.
V Спартакиада җиңүчеләре мәктәпкә спорт инвентаре бүләк иттеләр
Безнең авылдашларыбыз җиңүләрен туплар, ракеткалар һәм физкультура дәресләре, секцияләр өчен башка җиһазлар сатып алуга юнәлдерделәр. Чын күңелдән рәхмәт - яңа инвентарь мәктәптә инде!
«ТУГАН ТЕЛ», «ФИЛОЛОГИЯ (РУС ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТ)»ПРОФИЛЕ БУЕНЧА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ТУГАН ТЕЛЛӘРЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН УКУЧЫЛАРНЫҢ ФЕДЕРАЛЬ ОЛИМПИАДАСЫ
2025/26 уку елы укучыларының төньяк-көнчыгыш олимпиадасы 2025/26 уку елында мәктәп укучыларының Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы кысаларында бишенче тапкыр «Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасы»проекты гамәлгә ашырыла.
Проект Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты патронаты астында, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырыла, Россия Федерациясенең 72 төбәгендә һәм БДБ илләрендә 57 профиль буенча уздырыла. Проектны гамәлгә ашыруда Россия Федерациясенең 37 әйдәп баручы университеты һәм кызыксынган оешмалары катнаша.
Ул ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә уза. Бу-юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә зыян күргән яки һәлак булганнарның барысына да багышланган Хәтер көне.
14 ноябрь көнне Сарман районы Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды.