Ике чакырылыш район Советы депутаты, озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган Солтанов Илфат Фаот улы арабыздан мәңгелеккә китте.
Илфат Фаот улының гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Илфат Фаотович, авыр туфрагыгыз җиңел булсын. Сезнең якты истәлегегез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Карашай-Саклау авыл жирлегендэ 2 мэчеттэ гает намазы укылды.
17 нче июньдә "Җәлил гимназиясе"нең 8 нче сыйныф укучылары өчен хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Хезмәт һәм ял лагерында төп бурыч - балаларның буш вакытын оештыру. Безнең балалар күңел ачу чараларында катнашып кына калмыйлар, мәктәп яны территориясен тәртиптә тотуда да актив катнашалар. Хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен үтәп, түтәлләрдәге һәм чәчәк клумбаларындагы чүпләрне утыйлар, аларга сулар сибәләр.
17 нче июньдә «Җәлил гимназиясе»ндә мәктәп яны лагере эшли башлады. Иртә белән мәктәп сыйныфлары балаларның көлүләре һәм күңелле тавышлары белән тулды. Традицион линейка, зарядка, иртәнге аш - шулай итеп лагерь көне башланды.Тәрбиячеләр балаларны отрядларга бүлделәр, мәктәп яны җәйге лагеренда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр.Иртәнге аштан соң балалар отрядларына исем, девиз уйлап табалар һәм отряд командирын сайлыйлар, стадионда хәрәкәтчән уеннарда катнашалар. Аннары көндезге линейкада лагерьның беренче көненә йомгак ясалды.
17 нче июнь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен яңа мультфильмнар җыентыгы күрсәтелде.
2024 елның 10-12 июлендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы ярдәме белән «Төзелеш» 2024 төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрә. Күргәзмә Казанда «Казан Экспо»МВЦ территориясендә узачак.
Ихсанова Хәлидә Мөнәвир кызы һәм Рәхимова Елена Фәрит кызы җитәкчелегендәге "Җәлил гимназиясе" ЭКОКОМАНДАСЫ ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәргән 2024 нче елгы экологик республика конкурсында III дәрәҗә җиңүче булды. Алар телескоп алу өчен сертификат белән бүләкләнгәннәр. Җиңүчеләрне Түбән Заречье пляжында бүләкләделәр, анда «Экология» милли проекты кысаларында «Милли җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия өмәсе узды. Быел «Эковесна» конкурсы инде тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Быел конкурска 1202 гариза килгән, бу соңгы еллардагы рекорд булып тора.
Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Корбан Гаете белән тәбрикләде.
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!
Сез үз тормышыгызны иң затлы һөнәр белән бәйләдегез. Сезнең профессиональлегегез, сайланган эшкә тугрылыгыгыз, батырлыгыгыз һәм шәфкатьлелегегез, иң катлаулы ситуацияләрдә карар кабул итү һәм эш итү осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, авыр һәм кирәкле хезмәтегездә уңышлар, сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, игелек һәм иминлек телим.
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Чын йөрәктән изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе.
Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Хөрмәтле райондашлар! Корбан гаете күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен, тирә-якка мәрхәмәт белән карарга ярдәм итсен, һәммәбезгә дәрт-дәрман өстәсен, барлык күркәм эш-гамәлләребездә уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм җан тынычлыгы насыйп итсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.