Янурыс авыл җирлегендә торак пунктларның һәм аларның территорияләрендә урнашкан төрле эшчәнлек өлкәсендәге объектларның янгыннан саклану дәрәҗәсен киметүгә юл куймау һәм янгын техникасының янгын чыгу ихтималы булган урыннарга тоткарлыксыз баруын тәэмин итү максатларында торак пунктлар территориясендәге тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын һәм аларга илтүче керү юлларын кардан даими чистарту тәэмин ителде, шулай ук авыл урамнарын һәм юлларын вакытында кардан чистарту оештырылган.