ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ТР ГИСУ директоры урынбасары Руслан Айрат улы Ямалтдинов һәм подряд оешмалары катнашында Җәлил поселогында җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Безнең балалар бакчасында бәйрәм иртәләре узды. Балалар чарада актив катнаштылар, җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Күңелле конкурслар барышында алар, көзге уңышны җыюда көч сынашып, зирәклек һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә һәм яшьтәшләре арасында дуслыкны ныгыта.

6 октябрь көнне Сарман үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан XV Габдулла Тукай исемендәге махсус шигырь укучылар бәйгесенең район туры узды.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

Профессиональ юнәлеш бирү эшчәнлеге чикләрендә «Сарман  Аграр көллиятенең» вәкилләре белән очрашу  уздырылды.

Бу вакыйга укучыларны, педагогларны берләштерүче күңелле бәйрәмгә әверелде. Уңайлы залга Безнең кадерле укытучыларыбыз — чын остазлар һәм илһамландыручылар җыелды.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр алып барылды

4 нче октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хайваннар дөньясына багышланган һәм хайваннарны яклау проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, шулай ук аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында хайваннарны яклау көненә багышланган «Игелекле куллар» хәйрия акциясе узды. Әлеге акция йортсыз хайваннарга ярдәм итү максатында үткәрелде. Бу чарада катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Сарман муниципаль районында укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

4 нче октябрьдә Җәлил бистәсе мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Җәлил гимназиясе коллективы ярминкәдә катнашты. Анда җиләк-җимеш-яшелчә продукциясе, консервация, милли камыр ризыклары тәкъдим ителде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International