ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Шугалакта актив каникуллар- бу бик шәп. Нәкъ менә шугалакта кышның искиткеч вакыт булуына шатланасың. Кышкы каникул вакытында 7-8 класс укучылары, салкын булуга карамастан, класс җитәкчеләре Хәлиуллина Л.Г. белән шугалакка чыктылар.

Акциянең максаты: балаларны кышкы чорда кошлар турында кайгыртырга өйрәтү. «Кышын кошларны ашат! " акциясе"безгә табигатьне саклау проблемасына игътибарны җәлеп итәргә һәм канатлы дусларыбызга авыр вакытларны кичерергә ярдәм итәчәк. Әйдәгез бергәләп кошлар өчен кышны җылырак итик!

Каникуллар файдалы үтә. Күтәмәле мәктәбендә спорт түгәрәкләре эшен дәвам итә. Өстәл теннисы уйнау тизлекне, җитезлекне, координацияне үстерергә ярдәм итә. Кышкы каникул көннәрендә укучылар өстәл теннисын бик теләп уйнадылар. Алар буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырдылар.

Шәрләрәмә авыл җирлегендә Яңа елны каршы алу

Чыршы янында бэйрэм

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә Яңа елны каршылау чаралары узды.

Иске Имән авыл жирлегендә Яңа ел бәйрәме узды

Яңа ел каникуллары вакытында балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч мультфильмнар һәм фильмнар күрсәтелде. Бу бәйрәм тамашалары гаиләләргә бик күп күңелле хис-кичерешләр бүләк итте. Балалар әти-әниләре белән бергә маҗаралы тылсым дөньясына чумдылар, ел буена позитив һәм Илһам алдылар.

Рангазар авыл клубында "Исәнме, Исәнме, Яңа ел"дигән Яңа ел программасы үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадык. Балалар җырлар җырладылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Программа кызыклы чараларга бай булды! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International