Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет жыелышы

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә үткән елга нәтиҗәләр бирү отчет җыелышы узды.

Авыл җыенында район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Җәлил” агрофирмасы директоры Эдвард Төхбатуллин, полиция участок уполномоченные Илназ Бадиков, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.

Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге турында Иске Минзәләбаш җирлек башлыгы Әлфинур Мияссарова чыгыш ясады. Җыелыш азагында җитәкчеләр сорауларга җавап бирде һәм авыл алдынгыларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International