"Сталинград өчен сугыш" дип исемләнгән тарихи сәгать

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе
Азалак авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре укучылар өчен “Сталинград өчен сугыш”дигән  тарихи сәгать үткәрде.  Дәрес 200 көнгә сузылган  Сталинград сугышында җиңүгә 75 ел тулуга багышланды. Бу чарага  сугыш ветераны Сагдиев Дастегирның  улы Билал абый чакырылды. Билал абый укучыларга әтисенең сугыш кичерешләрен  сөйләде. Сагдиев Дастегир абый 1942 елда сугышка алына, Сталинград сугышында катнаша,  шул сугышта каты яралана һәм 1943 елда демобилизацияләнә. Укуларга “Сугыш кайтавазы” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International