Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыхов районга эшлекле сәфәр кылды.
Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Районга визиты кысаларында министр Җәлил һәм Сарман хастаханәсендә булды. Җәлилдә ул поликлиникадагы ремонт эшләре белән танышты, Сарман үзәк шифаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә керде. Соңыннан Илдар Разинович медицина хезмәткәрләре белән очрашты.