Имин киләчәк өчен тавыш бирдек

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Район халкы сайлауларга элекэлектән мөһим вакыйга итеп карады. Аның сайлау участокларына бердәм булып килеп тавыш бирүе шул турыда сөйли. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауларда да райондашлар актив булдылар: сайлаучылар исемлегенә кертелгән 27238 кешенең 25857се, ягъни 94,9 проценты сайлауларда катнашты.

Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 23757 кеше, ягъни сайлауга килүчеләрнең 91,9 проценты Владимир Путинны яклап тавыш биргән. Павел Грудинин – 4,42%, Владимир Жириновский – 1,24%, Ксения Собчак – 0,62%, Григорий Явлинский – 0,54%, Сергей Бабурин – 0,45%, Борис Титов – 0,32%, Максим Сурайкин 0,28% тавыш җыйганнар.
Бу көнне районда 43 сайлау участогы эшләде. Аларның алтысында электрон сайлау җайланмалары кулланылды. Сарманның без үзебез сайлаган 2533нче санлы участогында болай сайлау беренче мәртәбә үткәрелде. Алдан кызыксынмагач, ничегрәк булыр икән, дигән сорау борчыган иде. Компьютер белән азмыкүпме таныш кешегә бер авырлыгы да юк икән. Ә авырыксынган кешеләр өчен участокта ике тренажер урнаштырылган иде, волонтерлар аларда эшләргә өйрәттеләр. Бу көнне участокларда, гомумән, зур җанлылык күзәтелде. Бер якта коймак пешереп, сайлаучыларны кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Икенче якта районның үзешчән сәнгать осталары концерт бирделәр. Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Игәнә» фольклор ансамбле исә сайлауларга тулы составы белән бергә килгән иде. Алар шул ук көнне «Карга боткасы»н да сайлаучылар белән бергәләп пешерделәр. Участокларда, фотога төшеп, «Әйдә сайлауларга» фотомарафонында катнашу мөмкинлеге дә булдырылган иде. Шунда ук сәүдә гөрләде. Карашай Саклауда, мәсәлән, бу көнне ярминкәгә кадәр оештырдылар.
Сайлауларда үзең бу көнне булган җирдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Районда да булды андыйлар. Әйтик, 2516 нчы санлы Петровка Завод сайлау участогында җирлек территориясендә эшләүче 130 дан артык нефтьче сайлаган. Якташыбыз, Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов та Сарманда тавыш бирде. Ул бу көнне гимназиядә Хәниф Хәйруллинга багышланган экспозиция дә булган музейны ачу тантанасында катнашты. Сарманда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төрле районнардан ял итүче 16 кеше сайлаган. Шулай ук өлкән яшьтә, авыру булу сәбәпле сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә барып сайлату мөмкинлеге дә булдырылган иде. 2533нче участокка, мәсәлән, 22 кешедән шундый гаризалар кергән булган. Ә шулай да инде 95 яшьләре тулып китүгә карамастан, участокка үзләре килгән Гыйлембаян апа Сәгъдәтова, Мизхәт абый Хәлимов кебекләр дә булды.
Районда сайлаучыларның күпчелегенең тавышларын Владимир Путин кандидатурасы өчен бирүләре аның бүгенге курсын хуплавы турында сөйли. Имин тормышта, яшәгән җиребезне тагын да матурлап, төзекләндереп, дәүләт программаларын уңышлы  дәвам итеп яшәүләр насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International