Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге: "26 июнь – Наркотик бәйлелеккә каршы халыкара көрәш көне"

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

   26 июнь  көнне ел саен  бөтен дөнья   киң җәмәгатчелекнең игътибарын  глобаль прроблемага җәлеп итә;  наркомания афәтенә каршы көчләрне берләштерү  кирәклеген аззсызыклый. Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә  Сарман  район прокуратурасында  эшче төркем һәм  наркоманиягә каршы көрәш  район комиссиясенең  берләштерелгән утырышы  булып  узды. Катнашучылар  көн тәртибе буенча чыгыш ясадылар  һәм фикер алыштылар. Тәрбия органнарының тыгыз элемтәдә  эшләүләренең  мөһимлегенә, бердәм эш алымнары  булдыруга, һәрдаим хәбәрләшеп эшләүгә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International