ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген “Старт” чаңгы базасында районның мәгариф хезмәткәрләре чаңгыда узышу буенча көчләрен сыныйлар.

«Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясе укучыларына, гриппнын тәуге билгелэре сизелу белэн узенне бу чирдән ничек сакларга   кирәклеген ойрәту максатыннан видеоролик хәм  яна төшерелгән  «Тимур и команда» исемле фильм курсәтелде.

Сталинград янындагы сугыш Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе була. Ул 1942нче елның 17 июленнән- 1943нче елның -2 февраленә кадәр дәвам итә. Сталинград янындагы сугыш җиде ай дәвам итә. Китап укучыларны таныштыру йөзеннән Сарайлы авылы китапханәсендә "Сугыш кайтавазы" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм күзәтү үткәрелә.

«2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында район Башкарма комитетының архив бүлеге бинасында ремонт эшләре башланды. Әлеге программа буенча барлык архивларда эш урыннары моноблоклар белән җиһазлана, архив бүлегенә ул кайтарылган инде. 2017 елдан му-ниципаль архивлар өчен грантлар программасы булдырылды.

3 февральдә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда фольклор коллективлары арасында «Тирән тамырлар» дип исемләнгән бәйге узды.

Җыела башлавының беренче елларында күпмедер каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар тудырса да, үзара салым авылларны төзекләндерү, аларның халкы өчен уңайлыклар тудыруын дәвам итә. Моны инде халык үзе дә күрде һәм башкарылган эшләр турында горурланып сөйли.
 

9-10 февральдә музейда “Тарихи Хәтер” республика күләм проекты кысаларында “Сугыш еллары һәм солдат хатлары. 1941-1945 еллар” дип исемләнгән күргәзмә оештырыла.

6 февраль көнне районкүләм "Егет солтаны" бәйгесенең чираттагы зона туры Куҗак авыл мәдәният йортында үтте. Бәйгедә 12 егет катнашып, көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International