ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

“КамАЗ-мастер” командасы 15 февральдә безнең районда булачак һәм 10.00 сәгатьтә аграр көллиятнең укыту-производство базасында яшь сайлаучылар белән очрашачак.

Музей хезмәткәрләре әфганчылар  көненә багышлап Мортыш-Тамак музеенда «Үзебезгә тигән өлешне башкаларга бүләк итмәдек» дип исемләнгән очрашу  үткәрде.

13 февраль көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында, “Музыкотерапие” технология кысаларында “Көйне тап” бәйгесе булып узды. Мәхәббәт турындагы җырларны белүләре һәм матур итеп җырлап бирүләре белән шаккаттырдылар. Изге Вәли көне символы булган, бәйрәм уңаеннан бирелгән “Валентинка”лар, чәчәкләр күңелләргә бик хуш килде.

«Сарман» кинотеатрында Сарман №1 урта гомум белем биру мэктэбе укучылары очен яна тошерелгэн  «Тимур и команда» исемле фильм курсэтелде.

“Безнең чыганак.Халык авыз иҗаты” исемле бөтенроссия акциясе кысаларында Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә төрле халык әкиятләрен, риваятьләрен һәм мифларын кычкырып укулар оештырылды. Балалар әдәби уеннарда,әйтемнәр бәйгесендә катнаштылар, бик теләп табышмакларга җавап эзләделәр. Катнашты 52 кеше.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген районга эшлекле сәфәр кылды.

      12 нче февраль көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез – якташыбыз, җырчы, Бөтенрәсәй фестивальләре лауреаты Люция Мостафина белән очраштылар. Җыр-моң сөючеләр яшьлек җырларын тыңлап, хозурландылар. Истәлеккә авылдашлары белән бергә фотога төштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International