Актив яшьләр үз сүзен әйтте

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

«Балалар – безнең киләчәгебез», «Бар яхшысын – балаларга!» Совет заманнарында кулланылган бу шигырьләр бүген дә актуальлеген югалтмыйдыр. Чыннан да, шулай бит инде: хәзерге балалар, яшүсмерләр киләчәктә ил белән идарә итәчәкләр, төрле тармакларда хезмәт куячаклар. Ә аларның нинди булып үсеп җитүләре бүгенге зурларның аларга карашыннан, биргән тәрбиясеннән тора. «Бар яхшысын – балаларга!» дигән сүзләргә дә яхшы тәрбия бирү мәгънәсен  саласы иде. Акны – карадан, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтәсе, «ярый, ярамый» сүзләренең эчтәлегенә төшендерәсе иде аларны.

Тәрбия, сүз дә юк, гаиләдән башлана һәм, миңа калса, ата-ана сүзеннән дә үтемлерәге була алмый. Ул шулай булырга тиеш тә. Әмма ата-ана үзе нинди бит әле – анысы да бар. Димәк, балалар, яшүсмерләр белән педагоглар, тәрбиячеләрнең  тиешенчә эшләве дә бик кирәк. Район мәктәпләрендә балаларның төрле юнәлештә эшләүче күп кенә иҗтимагый берләшмәләре бар. Кемнәрдер фән белән шөгыльләнүне үз итә, кемнәрдер хокук бозуларны кисәтү сагына баса, икенчеләре юл хәрәкәте иминлеген тикшерә, «Мәктәп парламентлары», «Укучылар советлары», башкалар эшли. 2015 елда алар барысы да балалар иҗтимагый оешмаларының «Бердәмлек» («Единство») район берлегенә берләшкәннәр, аның  активистлар советы булдырылган. Берлекнең 2015-2018 елларга районда балалар хәрәкәтен үстерү буенча үз программасы да бар.
Балаларның, яшүсмерләрнең тормышын ничек кызыклырак итәргә? Алар көннәр буе интернетта, телефонда утырмасын өчен, нинди чаралар күрергә, игътибарларын нәрсәгә юнәлтергә? Сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән ничек кызыксындырырга? Актив яшьләрне башкаларга ничек танытырга? Сораулар да күп, җаваплары да җитәрлек. Узган атнада районда үткән Татарстан Республикасының Сарман районы яшь гражданнары форумында шул җаваплар яңгырады. Форумны Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, район җитәкчелеге белән берлектә «Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.

– Совет 2006 елда республикада балалар иҗтимагый хәрәкәтен координацияләү максатыннан, Президент Рөстәм Миңнеханов булышлыгында оештырылды, - ди аның директоры Екатерина Согрина.- Моңа кадәр форумнар Казанда гына уза иде, быелдан аны барлык районнарда да үткәрергә дигән карарга киленде. Форум иҗтимагый советны иң таныта торган чара гына түгел, ул балаларның инициативаларын ачыклау һәм аларга булышлык итү мәйданчыгы да булып тора.

Мондый форумнар районнарда әле үткәрелә генә башлаган, Сарман аны бишенче булып үткәрде. Аңа барлык мәктәпләрдән дә төрле хәрәкәтләр активистлары килгән иде. Форумда катнашу өчен гаризалар советның сайтында апрель аенда ук кабул ителә башлаган булган. Районнан йөздән артык укучыдан гариза кергән.

Район мәдәният йортында Екатерина Согрина, форумны ачып, советның, балаларның иҗтимагый оешмаларының эш юнәлешләренә тукталды. Алар тарафыннан эшләнгән проектларның иң яхшыларының грантлар отуы турында әйтте, тагын да активрак булырга чакырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, форумда катнашучыларны сәламләп, районның яшь талантлары белән горурлануын белдерде, аларның казанышларын атады.

Форумда катнашучыларга эш өчен Сарман гимназиясендә мәйданчыклар бүлеп бирелде. Алар анда төрле – экологик тәрбия, мәдәният һәм иҗади үсеш, балалар матбугаты, патриотик тәрбия, эшмәкәрлектә беренче адымнар,  кыскасы, ун юнәлештә шөгыльләнделәр, мастер-класслар үттеләр. Алар кураторлары белән шөгыльләнгәндә, мәктәпләрдәге балалар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре Екатерина Согрина белән үзләрендә башкарылган эшләр турында сөйләштеләр. Соңыннан барысы да мәдәният йортына форумның пленар утырышына җыелдылар. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева үз чыгышында «Бердәмлек» район берлегенең 85 процент укучыларны берләштерүен әйтеп, кыскача гына аның эшчәнлегенә тукталды, балалар тарафыннан җиткерелгән һәр тәкъдимнең район җитәкчелегендә яклау табуын, үсеш алуын белдерде. Районның балалар хәрәкәтендә актив катнашкан укучыларга, шулай ук форум барышында активлык күрсәтүчеләргә форумны оештыру комитетының, мәгариф бүлегенең грамоталары тапшырылды. Форум башында интернет челтәрендәге төркемнәрдә игълан ителгән фотоконкурс җиңүчеләре дә бүләкләнде. Ә ахырда, көн буе барган эшнең нәтиҗәсе буларак, резолюция кабул ителде һәм район башлыгы урынбасарына тапшырылды.

Балаларның  район башлыгы урынбасарына сораулары да бар иде. «Укучылар чит илгә тәҗрибә уртаклашырга бара аламы?», «Педагогик белгечләргә районда эш урыннары бармы?», «Мортамак мәктәбе каршында экологик лагерь оештырып булмыймы?», «Әгәр Сезнең яшь чагыгыз безнең заманга туры килсә, ни белән шөгыльләнер идегез?» һәм башка сорауларга Гүзәл Рифкатовна ышанычлы итеп җавап бирде.

Екатерина Согрина:
– Форум эшлекле шартларда узды. Балаларның активлыгы бик ошады. Алар тарафыннан әйтелгән иң яхшы фикер-тәкъдимнәр резолюциягә кертелде. Ул – районда балалар хәрәкәтен үстерүдә нигез булып торачак документ, һәм анда күрсәтелгәннәр ике ел эчендә тормышка ашырылырга тиеш.

Азалия Кусинбаева, Җәлил 1нче санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, Татарстан варислары берлегенең республика советы әгъзасы:
– Мин – 6 «Б» сыйныфы укучыларының вожатые. Алар белән төрле чаралар үткәрәм, тәнәфесләрдә уеннар оештырам. «Бик яхшы вожатый»  конкурсында катнашып, икенче урынны алдым. Миңа республика форумында катнашу бәхете дә тиде.

Гөлшат Рамазанова, Иске Кәшер мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
– 19-22 май көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә Балалар иҗтимагый оешмалары советының һәм Балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсенең берләштерелгән профильле сменасында булдым. Без анда мастер-класслар үттек, бергәләп берничә проект эшләдек.

Әдилә Фәйзрахманова, Күтәмәле мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:
– Мин – балалар хокуклары буенча вәкилнең райондагы ярдәмчесе. Мәктәптә укучыларның хокукларын яклауга юнәлтелгән чаралар оештырам, аларга хокукларын аңлатам. Миңа район мәктәпләренең барлык балалары мөрәҗәгать итә алалар.

Энҗимә Габдрәхимова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International