Илексаз авылында яшәүче Мәхтүмә Шакировага 90 яшь тулды

2017 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Мәхтүмә Ислам кызы Шакирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны тәбрикләргә уллары, кызы, киленнәре, онык-оныкчыклары җыелганнар. Ишек алларында – бәйрәмчә ыгы-зыгы. Юбиляр да, җилкенеп, янәшәдә бөтерелеп йөри.

-         Бүгенге яшенә җитүенә әниебезнең һәрвакыт хәрәкәттә булуы сәбәпче. Бер дә тик тормый, бакчадагы үләнгә дә үсәргә ирек бирми, бәрәңге бакчасын да наять тота, - дип, сөенеп тә, әниләре белән горурланып та әйтеп алды кызы Гайшә апа.  

Сугыш ачысын да, ялангачлыкны да күргән буын чыныккан шул. Бүгенге тыныч тормышка сөенеп бетә алмый, шөкерана кылып яши беләләр алар. Мәхтүмә апа да үзен тәбрикләргә килгән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәевага, Илексаз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Әһелтдиновага зур рәхмәт хисләрен белдерде, югарыдагы җитәкчеләргә дә рәхмәт сүзләрен ирештерүне үтенде. Гүзәл Рифкатовна юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән матур теләкләр әйтеп, истәлек бүләге тапшырды. Сугыш чорында тракторда хезмәт куйган, прицепщик булып эшләгән, ишле гаиләдә үскән кыз үзе дә ике кыз, ике малай тәрбияләп үстергән. Кызганыч, бала хәсрәте дә кичергән.

-         Дөньялар тыныч булсын, шушы тормышларның кадерен белеп яшәргә язсын. Һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, - ди ул.

Улы Әсәдулла абый да әниләренә күрсәтелгән хөрмәт, игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу көнне көтеп алуларын, әниләре исән булгач, төп йортка кайтулары күңелле икәнен әйткәндә, бигрәк дулкынланды.

Без дә матур теләкләргә кушылып, Мәхтүмә апага исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, балалар, оныклар куанычы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International