Сарман аграр көллияте яңа уку елын башлады

2017 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Сарман аграр көллиятендә Белем бәйрәме узды. Быел беренче курска, читтән торып уку төркемен дә исәпләп, 190 укучы укырга керде. Бәйрәм тантанасында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, ТР Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе – 3 класслы РФ дәүләт юстициясе киңәшчесе Җәүдәт Салихов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, “Агрокөч” җәмгыяте вәкиле, агрофирма директорлары катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларны көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов сәламләде. Яңа уку елында яңа уңышларга ирешергә язсын, дигән матур теләкләр белән, тырыш хезмәтләрен бәяләп, алдынгыларга район Советының, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды. Агрофирма директорлары, язгы кыр эшләрендә актив катнашкан укучыларга рәхмәт белдереп, аларны Мактау грамоталары һәм акчалата, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Ата-аналар исеменнән Альбина Хөснуллина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International