Дамир Гарифуллинның 85 – яшьлек юбилее уңаеннан «Заман улы» исемле зур әдәби чара

2024 елның 17 мае, җомга

16 май көнне район мәдәният йортында язучы, татар шагыйре һәм төбәк тарихчысы Дамир Гарифуллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан “Заман улы” исемле зур әдәби чара үтте.

         ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы премияләр лауреаты, журналист, галим, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Сарман районының шәрәфле гражданы Дамир Гарифуллинны без шигырьләре, шәҗәрәләре, робагыйлары аша беләбез. Ул районның, республикабызның хөрмәтле кешеләренең берсе. Чарада мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр һәм каләм тибрәтүчеләр җыелган иде. Сәхнә түрендә чәчәк гөлләмәләренә күмелеп утырган Дамир абый һәр кайда үз кеше, һәр кайда дуслары ишле.

         Иң элек юбилярны һәм килгән кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, Дамир Хәйрулла улына Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, Сарман чәкчәге һәм истәлекле бүләк тапшырды. Казаннан, Әлмәт һәм Яр Чаллыдан иҗат әһелләре – Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, якташ язучыбыз Рәфкать Кәрами; Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сарман районының мактаулы гражданины, шагыйрә Клара Булатова; татар шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңзифа Әхмәтшина; ТР халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, татар драматургы Фоат Садриев; татар язучысы, журналист Амур Фәләх та катнаштылар һәм Дамир абыйга иң матур теләкләрен җиткерделәр. Юбилей тантанасында “Татнефть” хәйрия фонды “Рухият” программасы җитәкчесе, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты Флера Мәгъдән кызы Шәйхетдинова, Татнефть матбугат үзәгенең баш белгече һәм Татарстан республикасы журналистлар берлеге әгъзасы Ильшат Камил улы Мингәрәев, НГДУ “Җәлилнефть” ветераннар советы рәисе Рафаэль Харисов та катнашып, Дамир абыйга ихлас теләкләрен белдерделәр. Дамир аганы Үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова, мәгариф бүлегенең методик бүлек җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, Сарман матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, “Сарман таңнары” һәм “Җәлил чаткылары” әдәби – иҗат берләшмәләре әгъзалары, шагыйрьнең балалары, оныклары да котладылар. Сарман гимназиясе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, “Умырзая” бию коллективы матур бию бүләк итте. Сәнгать осталары РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Вәсим Әхмәтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Асия Әхмәтшина, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Андреев, үзешчән композитор һәм башкаручы Гөлнара Мөхәммәтдинова да иң матур җырларын бүләк иттеләр. Очрашуда Сарман һәм сарманлыларның визит карточкасына әйләнгән, бөтен дөнья татарлары яратып җырлый торган “Чыгарсыңмы каршы алырга?” җыры яңгырады. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев башкарды.

         Фойеда Дамир абый иҗатына багышланган “Мин тормышка гашыйк, шул саклыйдыр йөрәгемдә яшьлек халәтен” исемле стенд, “Сандугачлар иле шагыйре” исемле китап күргәзмәсе эшләде, анда юбилярның шәхси архивыннан кулъязмалары, документлары, фотосүрәтләре дә куелды. Кичәне районның үзәкләштерелгән китапханә коллективы бик матур һәм эчтәлекле итеп оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International