Бүген мөселман халкы иң изге бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә. Районыбыз үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар.
13.00 сәгатьтә “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркка райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакырдылар. Бәйрәм котлавыннан, вәгазьләрдән соң балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр укыдылар. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландылар.