Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә инвалидлар унконлеге

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

    Инвалидлар декадасы унаеннан “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрдә һәм икесе дә инвалид булып куп бала тәрбияләүче Алтыновларда булдылар.  Үзәк җитэкчесе Хузина Г.И., директор урынбасары Ибрагимова Э.М., психолог Шайдуллина Ф.Ф. мәктәпне бетергәч балаларның киләчәге, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнү мөмкинлекләре, эш яшендәге инвалидларны эш белән тәемин итү турында сөйләштеләр.

    Кайчандыр әниләре күтәреп йөргән нәни малайлар һәм кызлар үсеп җиткәннәр... аларның хәзер киләчәк тормышка уй - хыяллары зурларча . Без ышанабыз – бу кочле рухлы кешеләр һичшиксез  хыялларын тормышка ашырырлар, зур уңышларга ирешерләр!Очрашудан соң физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан бу кешеләрнең мөмкинлекләре чиксез булуына тагын бер кат инандык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International