Бүген Сарман районының Җәлил бистәсендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру оештырылды. Акциянең максаты - урманнарның уңай санитар торышын саклау, шулай ук халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү. Җәлил Башкарма комитеты белән берлектә акциядә «Азнакай урманчылыгы» , оешмалары, учреждениеләре, укучылары һәм мәктәп коллективлары катнашты.