Зур Нөркәй авыл мәдәният йортында "Яңа ел кәефләре" исеме астында бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Р. Гайсин ачып җибәрде. Бәйрәмдә шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән якташыбыз Люция Мостафина да катнашты. Аның җырлары көчле алкышларга күмелде. Кыш бабай, Кар кызы һәм 2018 Яңа ел чыгышлары да авылдашларыбыз күңеленә хуш килде.