"Чиста яр" акциясе

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе " укучылары "Чиста яр " экологик акциясен үткәрделәр. Күл ярында бергә җыелып, үзләре белән чүп пакетлары алып, ярны җыештырдылар. Бу чарада бик теләп катнаштылар. Балалар күлнең пычрануына китергән сәбәпләрне һәм нәтиҗәләрне ачыкладылар. Эшебезнең нәтиҗәсе - Чиста яр булды. Әгәр дә дөньядагы һәр кеше ким дигәндә җирдән бер пластик шешә, пакет яки башка чүп-чар күтәрсә, безнең җир шарыбыз тагын да чистарак һәм матуррак булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International