Яңа Имән авыл җирлегендә отчет жыелышы

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Яңа Имән авыл җирлегендә үткән елга нәтиҗәләр бирү отчет җыелышы узды.

Авыл җыенында район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Җәлил” агрофирмасы директоры Эдвард Төхбатуллин, полиция участок уполномоченные Руслан Харисов, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.

Җирлекләрнең еллык эшчәнлеге турында Яңа Имән җирлек башлыгы Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады. Җыелыш азагында җитәкчеләр сорауларга җавап бирде һәм авыл алдынгыларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International