Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә:“Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” акциясе үткәрелде. Акцияда икенче мәктәпнең дүртенче класс балалары катнашты. Чара барышында китапханәчеләр 1941-1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы , халкыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыгы белән таныштырдылар, «Маленькие герои большой войны» исемле презентация күрсәттеләр, «Дети – герои Великой Отечественной войны», «Рассказы о войне», «О подвигах, о доблести, о славе» исемле китаплардан өзекләр кычкырып укылды, «Дети и война» исемле китап күргәзмәсетәкъдим ителде.