Мәдәният яңалыклары

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

3 февраль көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Тирән тамырлар» дип исемләнгән фольклор коллективлар конкурсы булып узды. Районыбыздан Мортыш-Тамак авылыннан «Чишмә» фольклор коллективы, Иске Кәшердән «Балкыш» фольклор коллективы, Зур Нөркәй авылыннан «Нөркәем» вокаль-инструменталь ансамбле, Сарайлы авылыннан «Ахирәтләр» фольклор ансамбле, Кәүҗияк авылыннан Альберт Хәбибуллин, Александровка авылыннан Шәйхетдинова Мәдинә, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хозур» ветераннар ансамбле, «Илек» җыр-бию ансамбле катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International