Бүген Югары Чыршылы авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И.Н. тыл хезмәтчәннәрен һәм авыл халкын бәйрәм белән котлады. Бу көнне ветераннарга батырлыклары һәм кыюлыклары өчен бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы әзерләде.