16 нчы февраль көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен шигырь бәйрәме оештырылды. “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары шигырьләрен укыдылар, китапларын бүләк иттеләр.