“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН – игелекле эшләр эстафетасы“ атналыгы кысаларында һәм Халыкара елгалар көне уңаеннан Ләшәү-Тамак мәктәбендә экологик дәрес үткәрелде. Укучыларга елгаларның бүгенге торышы, аларның әһәмияте турында сөйләнде. Соңыннан укучылар бергәләп экологик плакат ясадылар.