Бүген бакчабызда татар халкының борынгыдан килгән йола - бәйрәме "Карга боткасы" гөрләп узды. Борынгы заманнарда кешеләр язны каргалар канатында алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кар эри башлап, беренче каргалар күренә башлагач та кешеләр “Карга боткасы” бәйрәмен уздырганнар.
Безнең балалар да нәкъ шулай эшләделәр. Татар халкының җырлы - биюле уеннарын уйнап, санамышларын әйтеп, әби белән бабайның боткасы пешкәнен көттеләр.
“Кем карга боткасыннан авыз итә, шул ел буе авырмый”, дигән борынгыдан калган әйтемгә ышанып, бәйрәмдә катнашучылар тәмле боткадан авыз иттеләр.