Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, 26 апрель – Радиацион авария һәм катастрофалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм авария, катастрофа корбаннарын искә алу көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр катнашында кичә узды. “Быел Чернобыль фаҗигасенә 32 ел булды. Аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм башка радиацион нокталарда хезмәт итүчеләрнең сафлары ел да сирәгәя бара. Һәркайсыбыз йөрәгендә Чернобыль калдырган яра әле дә сулкылдый. Мондый фаҗига кабатланмасын”, - диде узәк директоры үз чыгышында. Соңыннан “Мотыльки” дип исемләнгән кино тәкъдим ителде.