Мәдәният яңалыклары

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

26 нче апрель Халыкара Чернобыльчеләр көне билгеләп үтелде. Чәй табыны артында Чернобльдә төзекләндерү эшләрендә катнашкан ветераннар, һәлак булганнарның тол хатыннары, район хәрби комиссариатыннан, район социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килгән кунаклар катнашты. Ветераннар истәлекләр белән уртаклаштылар, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, һәлак булганнарны искә алдылар. Очрашу мәдәният һәм сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең матур җырлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International