Тукай эзләре буйлап

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Сандугач" балалар бакчасының зурлар төркемендә бөек шагыйребез, татар әдәбиятының классигы - Габдулла Тукайның 132 ел тулу уңаеннан "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Бәйрәмгә Тукай әсәрләрендә балалар тарафыннан яратылган персонажлар кунакка килеп киттеләр: Кәҗә, Сарык, Шүрәле, Суанасы, Бүре. Балаларыбыз кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Әлеге тамашаны нәни балалар да күзәтте. Габдулла Тукай әкиятләре, шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый: олысы да, кечесе дә әсәрләрне бик тә яратып укыйлар. Шуңа да бүген "Сандугач" балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм балалар әдәби могҗиза күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International