9 июнь көнне Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Социаль хезмәткәрләр” бәйрәме булып узды. Башкарма комитет җитәкчесе А.Ф.Мөхәммәтгәрәев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары И.Р.Сәхипова, “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.И.Хуҗина барлык хезмәткәрләргә җылы котлау сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне җыр-биюләр белән бизәделәр.