Музей хезмәткәрләре Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең җәйге ял лагеренә йөрүче балаларга «Икмәк кадере» дип аталган интерактив чара уздырдылар. Чара барышында балалар ипинең табынга нинди авыр юллар аша килүе турында мәгълүмат алдылар.
19-20 нче гасырларда көнкүрештә кулланылган кул тегермәнендә эшләп карадылар.