Россия көне

2018 елның 13 июне, чәршәмбе
Кичә, 12 июньдә безнең ил мөхим дәүләт бәйрәме Россия көнен билгеләп үтте. Бу күренекле вакыйга уңаеннан “Дулкын” спорт-сәләмәтләндерү үзәге янындагы паркта бәйрәм чаралары үткәрелде. Анда үзәк һәм балалар китапханәчеләре катнаштылар. Илебезне данлаучы бөек шагыйрьләр, язучылар, галимнәрнең сурәтләре ясалган плакатлар аша китапханәчеләр авылдашларын таныштырдылар.Сораштырулар үткәреп, китапханәчеләр сарманлыларның Россиянең бөек кешеләре турындагы белемнәрен ачыкладылар. Г.Тукайның иң билгеле әсәре “Шүрәле”әкияте,ә Л.Толстойның “Сугыш һәм тынычлык” романы булды.Н.Лобачевский кем?” дигән сорауга “Н.Лобачевский күренекле галим” дип җавап бирделәр респондентлар (катнашучылар). Казан фәнни университеты китапханәсе аның исемен йөртә.Шунсы гаҗәпләндерде, җавап бирүчеләрнең Максим Горький Алексей Пешковның тәхәллүсе икәнне дөрес итеп җавап бирделәр. Китапханәчеләр сораштырулар үткәрү вакытында Россиядә бу елның иреклеләр һәм волонтерлар елы икәнен дә искә төшерделәр һәм игелекләр кылырга чакырдылар. Бер яхшы сүз, бер яхшы караш могҗизалар тудырырга мөмкин. Безнең Россия һәрвакыт чәчәк атсын,ә җир йөзендә бәхетле кешеләр күбрәк булсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International