Аланнарга чыкты хезмәт халкы,
Бүген – бәйрәм, бүген – Сабантуй!
Милли бәйрәм, татар милләтенең
Бабайлардан килгән күмәк туй!
Әйе, гасырлардан гасырларга күчеп, үзенең асылын – миллилеген югалтмаган төп бәйрәмебез – Сабантуйлар килде районга. 16 июньдә Даулы болын туган төбәккә сарманлыларны хөрмәтләп, нәкъ шушы бәйрәмдә күрешү өчен махсус кайткан якташларны, дуслар, туганнарны, ерак кардәшләрне, башкалабыз кунакларын каршы алды. Райондашларның бәйрәм шатлыгын бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, якташларыбыз – Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе, районның почетлы гражданы Җәүдәт Салихов, бишенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Хафиз Салихов, “Агрокөч” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, “Агрокөч төркеме” җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов, районның почетлы гражданы Миргазиян Таҗиев, Әлмәт электр челтәре директоры Гамир Латыйпов, “Таткоммунжилсервис” җәмгыяте генераль директоры Илшат Нуриәхмәтов, ирекле янгын сакчылыгы учреждениесенең Әлмәт отряды директоры Радик Камалетдинов, “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Малик Каюмов уртаклаштылар. Алар район җитәкчелеге белән бергәләп авыл җирлекләре, оешма-учреждениеләрнең ял итү зоналарында булып, хезмәт коллективлары вәкилләре белән очраштылар.
Һәр “йортта” кунакларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар, халкыбызның гореф-гадәтләрен ча-гылдырган күренешләр тәкъдим иттеләр.
Икмәк – яшәү чыганагы, икмәк – игенченең җан җылысы. Күпереп пешкән икмәкне район башлыгына кыр батырының тапшыруына да символик мәгънә салынган – Сабантуйда нәкъ менә игенчегә дан җырлана, икмәккә урын иң түрдән бирелә. Быел да шулай булды – район башлыгы Фәрит Хөснуллинга Сарман икмәген районның быелгы кыр батыры – “Сарман” агрофирмасы механизаторы Нияз Тимерҗанов тапшырды.
Ә Сабантуй мәйданы, иң беренче итеп, хезмәт алдынгылары утырган җигүле атларны сәламләде. Халык басу-кырларда сынатмаган механизаторларга, фермаларда ал-ял белән исәпләшми хезмәт куйган терлекчеләргә, район үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга гөрләтеп кул чапты – ихтирамын белдерде. Фәрит Мөнәвирович, бәйрәмне ачып, райондашларны, мөхтәрәм кунакларны тәбрикләде.
– Сабантуйның ЮНЕСКО рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе аның дөньякүләм танылуы турында сөйли. Кадерле бәйрәмебезнең, милли чикләрне үтеп, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята, - диде ул. - Бу олы бәйрәмдә көнне төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезнең, терлекчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга рәхмәтләребезне җиткерү – күркәм бер традиция. Быелгы Сабан туен да районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Кайсы гына өлкәне алсак та, һәр тармакта тырышып хезмәт куючы райондашларның хезмәт нәтиҗәләре бик матур. Талантлы уллары һәм кызларының уңышлары белән горурлана Сарман җире. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен, якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын, күңелләрегезне ял иттерсен. Барыгызны да бәйрәм белән!
Сабантуй әләмен күтәрү хокукы кыр батыры Нияз Тимерҗановка, савымчыларның район бәйгесе җиңүчесе Әлфия Габделхаковага һәм былтыргы Сабантуйның көрәш батыры Радик Насруллинга бирелде. Сарманлыларга Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын Җәүдәт Салихов җиткерде. Ул Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булган райондашларыбызны да бүләкләде. Бу олы бүләккә “Нөркәй” агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, “Сарман” агрофирмасы инженеры Рәйхан Хәертдинов, районның баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Сәлахов ия булдылар. Районга эшлекле ярдәме өчен Марат Галеевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәмдә котлаулар, бүләкләүләр мулдан булды. Язучы, журналист, тарихчы-галим, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Гарифуллинга, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фәрит Сафинга “Сарман муниципаль районының почетлы гражданы” исемнәре бирелде.
Традиция буенча язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыккан агрофирмалар җитәкчеләре бүләкләнде. Ә аннан мәйдан уртасына алдынгы механизаторлар үтте. Кыр батыры Нияз Тимерҗанов тәкә һәм акчалата бүләккә лаек булды. Тәҗрибәле игенчеләр белән беррәттән аларга алмашка килүче яшь механизаторлар да бүләкләнде. Алдынгы агрономнар, ветеринария табиблары, зоотехник, механиклар, хисапчыларга да хөрмәт күрсәтелде бәйрәмдә. Нәтиҗәле эшләүче савымчылар, терлекчеләр дә бүләксез китмәде мәйданнан. Санитар-экологик икеайлык җиңүчеләре – Югары Чыршылы, Әлмәт, Ләке авыл җирлекләренә, Сарман аграр көллияте һәм үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсенә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Инде хәбәр иткәнебезчә, район, “Экояз” республика бәйгесендә җиңү яулап, балалар уен мәйданчыгы алуга сертификатка ия булган иде. Ул Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасына тапшырылды. Бәйгенең район этабы җиңүчеләре – Мортыштамак мәктәбе, Ләшәү Тамак балалар бакчасы, Ләшәү Тамактан Дәүләтовлар гаиләсе, “НК-Сервис” оешмасы, авыл җирлекләре арасындагы “Иң төзек йорт” конкурсында җиңгән Фәнүзә Нуриәхмәтова (Карашай Саклау), Альмира Нәбиева (Чукмарлы), Римма һәм Фәнис Хәмидуллиннар (Күтәмәле) диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдылар. Оешма-учреждениеләрнең ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләренә дә бүләкләр тапшырылды.
Ә аннан бәйрәм тагын да җәелеп китте. Халык, ярышларда катнашып, үзенең көчен дә сынады, бүләген дә алды. Бәйрәмнең иганәчеләре матур-матур бүләкләр әзерләгәннәр, Җәүдәт Салиховның да йөгерештә җиңүчеләргә махсус бүләкләре бар иде. Элеккедән килгән ярышлар – чүлмәк вату, авыш һәм туры баганага менү, катыклы табактан тәңкә эзләү, аркан, таяк тартышу, йөгереш, капчык киеп йөгерү һәм башкаларга яңалары да өстәлде. Мәйдан буйлап әтәчне куып тоту өчен чаптылар (ул хәтта трибунага менеп китте), ишкәк аяклар (ласты) киеп тә, чаңгыларга ялгыз гына һәм өчәрләп басып та узыштылар. Милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган атлар чабышы һәм көрәш исә кемне генә битараф калдырды икән?! Бил алышкан малайлар, ир-егетләр өчен җан атып, аларга көч биреп тордылар, алкышларга күмделәр. Сабантуйның баш батыры исеме өчен көрәштә Радик Ризванов белән Айдар Хуҗин очраштылар. Нәтиҗәдә, Сабантуй көрәшенең баш батырлары рәтенә яңа исем өстәп, Сарайлы егете Айдар Хуҗин җиңү яулады. Аңа тәкә һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.
Даулы болын көнозын шау-гөр килде: һәр тарафтан җыр-моң агылды, сәүдә гөрләде, аттракционнар эшләде. Ә кичке якта үзәк ял паркында Рифат Зарипов һәм аның иҗатташ дуслары сарманлыларның күңелен ачты. Якшәмбедә Җәлил бистәсендә, авылларда Сабантуйлар узды, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Бу көннәрдә алган күңел күтәренкелеге ел буена дәвам итсен, алдагы эшләрдә дәрт өстәсен иде.