21 июньдә, «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан, Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясе уздырыла. Акциядә район да катнаша. Бу көнне Сарманда ял паркындагы мемориаль комплекста, Җәлил бистәсендә Дан мемориалы янында 21.00 сәгатьтә «Хәтер шәмнәре» кабызылачак. Акция кысаларындагы чаралар 22 июньдә дәвам иттереләчәк: 10.00 сәгатьтә мемориалларга чәчәкләр салу, митинг булачак, кинотеатрда һәм паркта 15.00, 18.00, 20.30 сәгатьләрдә фильмнар күрсәтеләчәк.