Сарманда «Хәтер шәмен» кабыздылар

2018 елның 22 июне, җомга

Бүген, 22 июнь көнне, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тула. Шул уңайдан бөтен Россиядә 21-22 июнь көннәрендә халыкара “Хәтер шәме” акциясе уздырыла. 

Кичә “Хәтер шәме” акциясе Сарманда кичә 20.30 сәгатьтә үзәк Ял паркында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста үткәрелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев чарада катнашучыларга мөрәҗәгать белән чыкты. 
- Бөек Ватан сугышы күпме гомерләрне өзде. Без илебезне яклап батырларча сугышкан каһарманнар алдында мәңге бурычлы. Аларның урыннары оҗмахта булсын!- диде ул. 
Район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасановның чыгышлары да үтемле булды. Соңыннан чарада катнашучылар бер минутлык тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар, хәтер шәмнәре кабызылды. Сугыш турында җырлар яңгырады. 
Чара “Сарман” кинотеатрында дәвам итте. Биредә тамашачыларга әби-бабаларыбызның данлы үткәне турында документаль фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International