Китапханә хәбәрләре

2018 елның 22 июне, җомга
22 июнь - илебез тарихында  иң кайгылы көннәрнең берсе-Бөек Ватан сугышы башланган көн.21 июнь көнне  Сарманның  Үзәк ял паркында “Хәтер шәме” акциясе үтте. Анда китапханәчеләр “Хәтерләүдән курыкма, үткәнеңне онытма” дип исемләнгән плакат ясап чыктылар. Плакатка һәрбер кеше сугышта катнашкан бабасының , туганының исемнәрен, “Хәтерлим!” , “Горурланам!”, “Мәңге онытмыйм!” дип язып калдырдылар.  Ә бүген исә,  илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста  минтинг үткәрелде. Китапханәчеләр һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International