Бүген 22 июнь көнне Сарман район балалар бакчаларында озак еллар мөдир булып эшләүчеләр очрашты. Аларга мәгариф бүлеге җитэкчесе Ә.З.Сабиров җылы теләкләрен ирештерде,фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.Өлкән коллегаларыбыз яңа балалар бакчасы “Сандугач”, ремонтан сон яңартылган “Лилия”, “Кояшкай” бакчаларында, мәктәпкәчә төркеме булган Иске Әлмәт урта мәктәпләрендә булды.Аларны нәниләр сәламләде. Кадерле кунакларыбыз күңелләрендә калган тәэсирләр җылысын киләсе очрашуларга кадәр сакларга дип таралыштылар.