Балалар китапханәсендә “Кояшлы балачак иртәсе”

2018 елның 22 июне, җомга
Сарман үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Кояшлы балачак иртәсе” исемле бәйрәм оештырылды. Балаларны бәйрәмчә киенгән клоунессалар каршы алды. Көн кояшлы, җилле булганга күрә балалар әз җыелган иде. Алар үзләренең асфальтта рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр, рәсем ясаганда футбол темасын яктыртылар,әле шуның өчен китапханәче апалары аларга бүләк тә тапшырды.Соныннан китапханәгә кереп бер-берсе белән аралаштылар, матур-матур китаплар белән таныштылар, күбесен өйләренә укырга алып киттеләр. Бу бәйрәм балаларның күңелләре күтәрде. Алар сөенешеп таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International