Заманалар үзгәреп, буыннар алмашынып торса да, мәктәп белән бәйле хатирәләре һәркемнең күңелендә истәлекле урын алып тора. Белем һәм тәрбия биргән укытучылар, сыйныфташлар, кыңгыраулы мәктәп еллары очраштырган дуслар һич истән чыкмыйлар. Еллар саны да ул чорларның матурлыгын тоныкландыра алмый. Киресенчә, олыгая барган саен, мәктәпне ныграк сагына башлыйсың. Бу көннәрдә район мәктәпләрендә “Чыгарылыш кичәләре” үтте. Моңсу да, шатлыклы да бәйрәм кулларына өлгергәнлек аттестаты алган кызларны-егетләрне дә, мөгаллимнәрне дә, әти-әниләрне дә дулкынландырды. Дәүләт имтиханнары артта калса да, алда тагы да зуррак сынаулар көтә. Хыялларны тормышка ашырасы, һөнәр үзләштерәсе бар.
Дүшәмбе көнне Сарман урта мәктәбе укучылары өчен район үзәгенең ял паркында матур бәйрәм оештырылды. Күтәренке кәеф, күңелләрне еракларга ымсындырган “Саубуллашу вальсы”, йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре, изге теләкләр, шатлыклы мизгелләрне тарихка кертеп калдырган дистәләгән фотолар – барысы да бәйрәм рухын күтәрделәр.
– Казанда югары белем аласым килә. Кайсы уку йортында икәнен төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки керү баллары әлегә билгеле түгел. Мәктәптә барлык фәннәрне яратсам да, математика, физика кебек төгәл фәннәр белән ныграк кызыксындым. Шуңа техник юнәлештәге уку йортына керергә исәплим, - ди мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Илшат Фәретдинов.
“Кичәнең патшабикәсе” исеменә лаек булган Ләйлә Зыятдинова да кызыклы ачышлар, могҗизалар кырын хәтерләткән физика фәнен аеруча яратуын яшерми. Шуңа киләчәктә тормышын шул өлкә белән бәйләргә исәпли. Таңчулпан Хафизова тәрҗемәче булырга тели, Әйе, юллар да, юнәлешләр дә күптөрле. Күңелеңә якынын сайлап алып, хыялларны чынга ашырырга кирәк. Кемдер укытучы, табиб, төзүче булыр.
Сарман гимназиясе, Җәлил бис-тәсендә, авыл мәктәпләрендә дә чыгарылыш кичәләре истә калырлык хатирәләргә бай булды. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын кыюсыз гына атлап кергән малайлар-кызлар бүген чын егетләр-кызларга әверелгәннәр, иртәгәдән алар төрле уку йортларында студентлар булачаклар. Быел райо-ныбызның урта мәктәпләрен 144 укучы тәмамлады. Унбер ел буе бары тик яхшы билгеләренә генә укып, үзен һәрьяклап сәләтле итеп таныткан 33 егет һәм кыз Рәсәй Федерациясенең “Укуда аеруча уңышлар өчен” алтын медаленә ия булдылар. Сарман гимназиясеннән – сигез, урта мәктәбеннән ике укучы медаль алдылар. Җәлил беренче санлы урта мәктәбе – 6, икенче номерлы мәктәп – 2, гимназия сигез медалист тәрбияләгән. Иске Кәшер мәктәбендә – ике, Нөркәйдә – өч, Петровка Завод мәктәбендә ике укучыга дәүләт бүләге тапшырылды.
Укуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмиләр. Кеше гомере буе белем ала, яңалыкка омтыла, күбрәк белергә тырыша. Хәзер мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа технологияләр заман белән бергә атлауны таләп итә. Чыгарылыш сыйныф укучыларына бары уңышлар телибез. Максатларына ирешеп, теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын. Тантаналарда катнашкан кунакларның, укытучыларның, әти-әниләрнең теләк-ләре бер булды. Хәерле юллар көтсен, шаулы мәктәп елларында үткән бәхетле мизгелләр, шат елмаюлар гомер буе кызларны-егетләрне озата барсын иде.