Сарманда эшмәкәрләр очрашты

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Бүген район үзәгендәге “Сарман” ресторанында Татарстан Республикасы Экономика министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды эшмәкәрләр өчен “Бизнес-десант” чарасы кысаларында очрашу үткәрде.

 Анда район эшмәкәрләреннән тыш, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләр һәм башкалар катнаштылар. Эшмәкәр Полина Рыдванская бүгенге көндә эшмәкәрләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштырды. Экономика министрлыгы һәм Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкилләре сорауларга җаваплар бирделәр. 
Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Галимова да катнашты һәм эшмәкәрләргә кайбер ярдәмне күрсәтү мөмкинлеген белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International