21 июньдә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VII Халыкара “Сәләт” яшьләр форумы башланды. Ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, форум яшьләрне берләштерүче һәм аларны интеллектуаль яктан үстерүче мохит булдыруга юнәлтелгән. Татарстан Рес-публикасы Президенты Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе нигезендә, ул быел беренче тапкыр 6 сменада үткәрелә. Форумда 12-22 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала. Алты сменада барлыгы Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 15 меңнән артык балалар һәм яшьләрнең катнашуы күздә тотыла.
27-30 июнь көннәрендә форумның икенче – ARTS BILER FORUM сменасы үткәрелде. Анда безнең районның да 53 сәләтле балалары һәм яшьләре, шулай ук аларның 5 җитәкчесе катнашты.
– ARTS BILER FORUM сменасы өч төп юнәлешне үз эченә ала: музыка, театр һәм хореография. ARTS BILER FORUM – үзеңне конкурс программасында күрсәтү һәм иҗади лабора-торияләр кысаларында һө-нәр осталарыннан уникаль белемнәр алу мөмкинлеге. Әлеге смена кысаларында күпсанлы мастер-класслар, рес-публиканың яшьләр эш-ләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов, “Голос” проекты катнашучысы Эль-мира Кәлимуллина, танылган актер һәм хореограф Егор Дружинин белән очрашулар үткәрелде, ачык һавада театр күрсәтелде. Районыбызның сәләтле балалары һәм яш-ләре анда уңышлы чыгыш ясадылар. Форумнан оны-тылмаслык тәэсирләр белән кайттык, - ди Сарман сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Әскарова.
Сәләтле балаларыбызның уңышларына без дә чын күңелдән сөендек. Форумнан “Умырзая” һәм “Жасмин” бию коллективлары “Хореография” номинациясендә лауреат исеме алып кайттылар. “Вокал-соло” номинациясендә Рада Латыйпова (җитәкчесе – Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Расиха Хәмидуллина) һәм Ралина Мөхәммәтҗанова (җитәкчесе – Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Хаҗиева), “Театр” номинациясендә Саклаубаш авылыннан Айзилә Нуриәхмәтова да шушы мактаулы исемгә ия булдылар. Сарманнан Дания Сәгъдәтова, Гүзәл Лотфиева, Юлтимердән Айгөл Әхмәтҗанова, Иске Әлмәттән Айнур Рәхимов, Күтәмәледән Зөһрә Солтанова, Җәлилдән Эвелина Гәрәйшина, Айнур Йөзлебаев, Ләйсән Хәлиуллинага катнашучы дипломнары тапшырылды.
— Форум миндә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Беренче көнне без бер-беребез һәм Биләр белән таныштык. Икенче көнне гала-концертка сайлап алу туры һәм мастер-класслар үткәрелде. Гала-концертка үтүемә бик шатландым, - ди Айзилә. — Ә мастер-классны театр юнәлеше һәм журналистика буенча үттем. Биредә бик күп нәрсәгә өйрәндем. Форумда бик күп күренекле кешеләр катнашты. Мәсәлән, хореограф, театр артисты Евгения Турушкина, хореограф, биюче, “Алтын битлек” премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, композитор, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Россия композиторлар союзы әгъзасы Эльмир Низамов, автор-башкаручы, музыкаль премияләр лауреаты Илназ Сафиуллин һәм башкалар. Россия актеры, кинорежиссер, хореограф Егор Дружинин, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илдар Хәйруллин һәм башкалар белән очрашу да бик ошады. Гала-концертта Гадел Кутуйның “Сагыну” әсәрен сөйләдем. Форум үзе генә түгел, изге җиребез булган Биләр дә бик ошады. Форумда катнашучыларның барысының да якты йөзле, ягымлы булуларына сокландым.