“Үзе тыйнак, иҗаты мул” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Роберт Миңнуллин  - татар әдәбиятында үз юлын, милли  вәзгыятьтә үз галәмен булдырган ватанпәрвәр шәхес. Җырлы шигърияте, җанлы җырлары белән халык күңелендә үз урынын булдырган шагыйрь.Аның шигырьләре җырлап укыла, ә җырлары шигырь кебек , һәр сүзендә тирән фикер ярылып ята. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Х.-К.Андерсен, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе, күренекле шагыйрь  һәм җәмәгать эшлеклесе  Роберт Миңнуллиннга 1 августа 70 яшь тула.

25 июль  көнне “Шәфкать” үзәгендә  “Үзе тыйнак, иҗаты мул” дип исемләнгән  әдәби музыкаль кичә үтте. Кичәдә  Роберт Миңнулинның төрле елларда иҗат иткән  “Шундый минем туган ягым”, “Мин яратам сезне чордашларым”, “Өлкәннәр”  дигән шигырьләре  башкарылды. Шагыйрь сүзләренә язылган  “Әнкәй”, “Әнкәмнең догалары”, “Талбишек” исемле җырлары экран аша Зөһрә Сәхәбиева, Илнар Сәйфиев, Салават Фәтхетдинов башкаруында  яңгырады.  Алар Роберт Миңнуллин иҗатына бирелгән бәяләмәләр белән аралашып  барды. Фәнзилә Нигматуллина башкаруындагы дәртле биюләр кичәгә ямь  өстәде. “Иҗат дәрьясы киң” дигән китап күргәзмәсе Р.Миңнуллин  иҗатына багышлап оештырылып укучыларга тәкъдим ителде. Аның иҗаты буенча презентация күрсәтелде.  Кичәне библиограф Гөлнур Мадьярова алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International