Татарстан Республикасы көне уңаеннан музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Ф.Мөхәмәтгәрәев, миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Вәлишина һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле Башкарма комитеты җитәкчесе Г.Харисова аңлаттылар һәм котладылар. Үткән гасырда кулланылган Туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы Хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.